Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл яшьләре форумы

17нче февраль көнне ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Тимерхан улы Борһанов катнашында районда I авыл яшьләре форумы узды.

Министр белән очрашуда авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләрендә актив катнашучы 220 лидер, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Районда авыл яшьләренең эшчәнлеге, яшәеше белән таныштыру максатыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гарипов, «БУМ - Балтасинская уникальная молодежь» район балалары ассоциациясе рәисе Рөстәм Ибраһимов чыгышлары яңгырады. Әлеге чыгышларга бәя бирү һәм республика күләмендә яшьләр эшләренең торышын чагылдыру, 2013нче елның июлендә Казанда узачак Универсиадага әзерлек буенча кызыклы фикер-тәкъдимнәр белән министр Рафис Борһанов чыгыш ясады, авыл яшьләренә яңа мәгълүматлар ирештерде. Яшьләр дә министрның биредә булуыннан файдаланып, сораулар яудырдылар. Аларның эчтәлеге районда тагын яңа спорт корылмалары төзү, ягъни бассейн яки боз сарае, Шеңшеңәр авылындагы спорткомплексны реконструкцияләп сафка бастыру, Әтнә авылында яңа клуб булдыру һәм авыл җирлегендәге яшь белгечләргә федераль ярдәмнәр һәм башка төр өмет-хыяллар белән бәйле иде. Рафис Тимерханович һәр сорауга да канәгатьләнерлек җавап бирмәсә дә, район яшьләренең зур өметләр һәм җитди мәсьәләләр өчен чын күңелдән борчылып йөрүләрен югары бәяләп, кайбер юнәлештәге проблемаларны киләчәктә хәл итәргә ышандырды. Министр Балтач муниципаль районы башлыгы Марат Хәй улы Зариповның авыл яшьләренең мәнфәгатьләренә һәм проблемаларына битараф мөнәсәбәттә булмаганы өчен ТР Аграр яшьләр берләшмәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнүен җиткерде (рәсемдә) һәм яшьләр эшләре, спорт бүлегенең баш белгече, район аграр яшьләр берләшмәсенең рәисе Айрат Хәйруллинга республика күләмендә җиңү яулаган социаль проектын тормышка ашыру өчен 178 мең сумлык сертификат тапшырды. Шулай ук район аграр яшьләр берләшмәсенең активисты, Яңгул егете Ранил Габдрахманов белән район яшь педагоглар ассоциациясе рәисе, Балтач урта мәктәбенең математика укытучысы Ленар Сәләхов та министр кулыннан бүләкләнеп уздылар.
Республика волонтерлар оешмасы әгъзасы да яшь балтачлыларга зур тәкъдим белән чыкты, Универсиада чорында аларны ирекле рәвештә ярдәм кулы сузарга чакырды.
Форумның икенче өлеше күтәренке рухта дәвам итте. Район КВН лигасы җиңүчеләре чыгышы (сүз уңаеннан, гимназия, Норма, Пыжмара укучылары командалары алдынгы өчлектә) һәм авыл җирлекләре яшьләре, яшь педагоглар, лидер мәктәп укучылары катнашында өч мәйданчыкта түгәрәк өстәлләр булды.
Яшьләребез форумнан Балтач районының авыл яшьләре өчен 2011 - 2015нче елларга төзелгән программасы белән танышып, үз алларына максат-бурычлар куеп, яңа өметләр белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250