Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыр кайгы: Рәшит Нотфуллин вафат

Районыбызның хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны Рәшит Нотфулла улы Нотфуллин вафат.

Район җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде, озак еллар район «Госстрах» инспекциясен җитәкләгән Рәшит Нотфулла улы Нотфуллин мәңгелеккә күзләрен йомды.

Районда "Госстрах" бинасын үз куллары белән салып чыгып, гомерен шушы оешма үсешенә багышлаган мактаулы хезмәткәр дә, җитәкче  дә иде Рәшит Нотфуллин. Әлеге оешмада эшләгән 33 елының 25е җитәкчелек итү вазыйфасы белән бәйле.

Рашит Нотфулла улы күп санлы Мактау таныклыларына, Рәхмәт хатларына, Татарстанның атказанган икътисадчысы исеменә һәм «Почет билгесе» орденына лаек була. Оешманың республика буенча еллык нәтиҗәләре өчен бирелә торган күчмә Кызыл Байрагының ничә еллар дәвамында Балтачта калуын әйтү генә дә коллективның тырыш хезмәт нәтиҗәсен күрсәтә.

Безнең белешмә: 1929 елның 1 гыйнварында Салавыч Сәрдегәне авылында туган. 1942 елда Салавычта җидееллык мәктәп тәмамлый, колхозда эшли. 1947 елда Казандагы ФЗӨ мәктәбенә алына һәм ташчы һөнәрен үзләштерә. 1950 елның сентябренә кадәр Казан шәһәрендә төзелештә эшли.

1950-1954 елларда Тын океан флотында диңгезче буларак хәрби хезмәт үтә. Армия сафларыннан кайткач механизатор һөнәре ала һәм Балтач МТСында комбайнчы булып эшли. 1960 елда «Госстрах»ның Балтач инспекциясенә участок инспекторы итеп чакырыла.

1968 елда Р.Н.Нотфуллин «Госстрах»ның Балтач инспекциясенең начальнигы итеп билгеләнә. Шушы чорда читтән торып Чавал авыл хуҗалыгы техникумында укып агроном белгечлеге ала. Әлеге инспекцияне ул 1994 елга кадәр—лаеклы ялга киткәнче җитәкләде. Ул җитәкчелек иткән чорда район «Госстрах» инспекциясе республикада иң алдынгылардан булды, күп мәртәбәләр квартал һәм еллык нәтиҗәләр буенча җиңү яулап, күчмә Кызыл Байрак, Дипломнар һәм премияләргә лаек булды.

Хезмәтендәге уңышлары өчен «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнде, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеменә лаек булды.

Рәшит абыйның балаларының, оныкларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз!

Мәрхүм белән хушлашу сәгать 9.00дә булачак. Җәсаде туган авылы Иске Салавыч зиратына җирләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев