Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм уңаеннан изге теләкләр!

Хөрмәтле төзүчеләр, сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Төзелешләр икътисадның тотрык-лы үсешенә ныклы этәргеч бирүче төп юнәлешләрнең берсе. Сезнең хезмәт җәмгыяви яктан аеруча зур әһәмияткә ия. Яшәү өчен уңайлы шартлар тудырасыз, ә хәзерге заман кешесенең яшәешен тормыш уңайлыкларыннан башка күз алдына китереп булмый. Елның-елында республика һәм федераль программалар уңышлы тормышка ашырыла: сезнең тырышлык белән районыбыз яңа йортларга, яңа биналарга, паркларга, спорт мәйданчыкларына, фельдшерлык-акушерлык пунктларына һәм башка социаль билгеләнештәге, халык өчен кирәкле объектларга байый. Эшләгән эшләрегезне күреп, күңел сөенә. Бәйрәм көнендә без төзелеш оешмаларында хезмәт куючыларга, анда эшләп, лаеклы ялга чыккан ветераннарга ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Барыгызга да иҗади уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын, районыбызның бүгенгесе һәм якты киләчәге хакына яңадан-яңа үрләр яулавыгызны,  гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет телим. Ару-талу белми эшләгәнегез өчен тиешле бәясен алырга, ныклы сәламәтлектән аерылмаска насыйп булсын. Сез төзегән объектлар күңелегезне җылытып, ерактан ук балкып торсын.

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Төзүчеләр көне