Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзе

Хөрмәтле райондашлар, кадерле дуслар!

Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

1 Май — якты, җылы, матур бәйрәм, Хезмәт, Дуслык һәм Милләтара татулыкны чагылдыра. Безнең район халкына аеруча да төс бу кыйммәтләр.

Хезмәт сөючәнлек һәм изге эшләргә омтылыш уңышның нигезен тәшкил итә. Районыбыз һәр өлкәдә дә үсеш темпларын арттыруга омтыла. Авыл хуҗалыгында эшләребез гөрләп бара — басуларыбызда заманча яңа техникалар мул уңышка нигез сала, төзелешләр-төзекләндерүләр тукталмый, яңа йортлар калка, район халкы яшәү шартларын гел яхшыртып тора. Бүген дә төп максатыбыз — барган юнәлештән тайпылмыйча, алга таба да үсеш юлын дәвам итү. Бары тик уртак тырышлык белән генә без тотрыклылыкка һәм байлыкка, милләтара татулыкка һәм тынычлыкка ирешәбез. Бу казанышларыбызның нигезендә һәркайсыбызның намуслы тырыш хезмәте ята. Инде дөньяларыбызга иминлек килсен дә, афәтләргә нокта куелып, киткән егетләребез гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Һәр гаиләнең бәхет-сәгадәттә, иминлектә-муллыкта, исәнлектә-саулыкта, хезмәт дәрте белән гомер итүләрен телим!

Яз һәм Хезмәт бәйрәме мөбарәк булсын!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яз һәм Хезмәт бәйрәме