Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмгә изге теләк

Хөрмәтле автотранспорт хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелемнән шоферлар көне белән тәбрик итәм.

Сезне ихлас күңелемнән шоферлар көне белән тәбрик итәм, һәрбарчагызга сәламәтлек, исәнлек, имин юллар, гаиләлә-регезгә тигезлек, бәрәкәт телим.

Районыбыз өчен автомобиль транспорты аеруча да мөһим роль уйный, күп яктан икътисадның барлык тармакларының һәм социаль өлкәнең өзлексез һәм ышанычлы эшен билгели. Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар кулында. Алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихтыяҗын тәэмин итү буенча авыр һәм мактаулы эш башкаралар.

Янәдән һөнәри бәйрәмегез белән котлап, һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, күркәм сабырлыклар, хезмәтегездән тәм, тормышыгыздан ямь табып, муллыкта, исәнлектә-саулыкта, гаилә иминлеге белән яшәвегезне телим. Барыр юлларыгыз иркен, җаннарыгыз тыныч, күңелләрегез шат булсын!

 

Рамил НОТФУЛЛИН,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев