Бәйрәмгә изге теләк
Россия почтасы көне белән!
Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм шушы өлкәдә хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннар, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлауларны кабул итегез!
Хәзерге вакытта район территориясендәге почта тармагында йөздән артык кеше хезмәт куя. Хезмәткәрләр көн саен корреспонденция кабул итәләр һәм эшкәртәләр, абунәчеләргә дистәләрчә газета-журнал тараталар, пенсия һәм пособиеләр өләшәләр, коммуналь һәм башка хезмәтләр өчен түләүләр кабул итәләр. Соңгы вакытларда традицион хезмәтләрдән тыш федераль почта элемтәсе тизләтелгән, электрон переводлар җибәрү кебек күп кенә заманча хезмәтләр тәкъдим итә. Хезмәтләрнең яңа төрләрен кертүдән тыш, элемтәнең барлык предприятиеләрендә дә сервисны яхшырту буенча эш алып барыла.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан сезгә ныклы сәламәтлек, иртәгесе көнгә ышаныч, уңышлар, иминлек һәм гаилә бәхете телим. Сез бик кирәкле эш башкарасыз. Авыр хезмәтегездә түземлек юлдаш булсын. Эштәге һәр көн сезгә һәм почтага килгән бар кешегә шатлык кына китерсен. Кешеләргә тараткан хатларда бары тик яхшы хәбәрләр генә булсын.
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев