Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәкегә чумуның кагыйдәләре бар

18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие дөньясы чукындыру яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтә.

Иртәгә, 19 гыйнварда христиан динен тотучылар Бөек бәйрәм  – Качману көнен билгеләп үтәчәк.

Качмануга хәтле Христос туган көнге бәйрәм һәм Нардуган көннәре була. Әлеге йоланы гадәттә 18 нче гыйнвардан 19ына каршы төндә һәм киләсе көн дәвамында башкаралар. Аны Крещение Господне - Качману, ягъни Чумылдыру дип йөртәләр.

Бу бәйрәм көнне иорданьда чуму гадәте сакланган. Чиркәүләрдә гыйбадәт кылганнан соң, бәкеләрдән суны изгеләштергәч кенә коенырга ярый.

Әлеге коенуның асылы — сәламәтлек сорау икән. Коенганда: «Тазалыкка, саулыкка», — дип әйтергә, саулык сорарга кирәк. Изгеләштергән су көчле дәвалау үзлегенә ия дигән ышану бар.

Бәхетсезлек очракларына юл куймау максатыннан чыгып, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты түбәндәге хәвефсезлек чараларын төгәл үтәү зарурлыгы турында белдерә:

  • - су коенуны махсус җиһазландырылган урыннарда гына үткәрергә һәм анда коткаручылар кизү торырга тиеш;
  • - исерек хәлдә коенырга ярамый;
  • - суда коеныр алдыннан, физкультура ясап, тәнне җылытырга кирәк;
  • - бәкегә уңайлы һәм тиз салына торган аяк киеме белән килергә кирәк;
  • - баш мие кан тамырларының рефлектор тараюын булдырмас өчен, башны чылатмыйча, муенга кадәр чуму яхшырак. Беркайчан да бәкегә чуммагыз. Баш белән суга сикерү һәм су астына төшү куркыныч, чөнки бу шок хәленә китерергә мөмкин;
  • - суга кергәндә сезгә кирәкле тирәнлеккә тиз ирешергә тырышыгыз, әмма йөзмәгез. Исегездә тотыгыз, салкын су еш-еш сулыш алуга китерергә мөмкин, бу хәвефсез;
  • - организмның гомум салкынаюын булдырмас өчен бәкедә 1 минуттан артык торырга ярамый;
  • - әгәр балагыз булса, аны караучысыз калдырмагыз, аны олылар катнашлыгыннан башка су коендырмагыз;
  • - чыкканда баскычларга тотыныгыз. Судан чыккач, үзегезне һәм баланы сөлге белән ышкыгыз һәм коры кием киегез;
  • - иммунитетны ныгыту өчен иң яхшысы җиләк-җимешләрдән кайнар чәй эчәргә кирәк.
  • Мондый бәкегә әзерлекле кешеләр генә чумарга тиеш.
  • Исегездә тотыгыз, теләсә кайсы характердагы хроник авырулар, диабет, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, кискен бронхитлар, пневмония, астма, бөер һәм башка хроник авырулар белән авыручыларга бозлы суга чумарга ярамый.

Бәйрәмегез шатлыклы, күңелле, ә иң мөһиме - хәвефсез булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качману