Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач егете Раянга паспортны Дәүләт Советы Рәисе үзе тапшырды (+фото)

Мәртәбәле җитәкче кулыннан паспорт алучы укучылар арасында Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 б сыйныфы укучысы Раян Илнар улы Ибраһимов та бар. Афәрин!

Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгы алдыннан мәктәп укучыларына Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы узды.14 яше тулган яшь татарстанлыларга паспортны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Паспорт тапшыру тантанасына республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 25 укучы, уку алдынгылары, конкурслар, олимпиадалар, спорт ярышларында җиңүчеләр, төрле чараларда катнашучылар чакырылган иде.

Иң куанычлысы әлеге укучылар арасында Балтач урта мәктәбенең 8 б сыйныфы укучысы Раян Илнар улы Ибраһимов та бар иде.

- Башта укучылар һәм  әти-әниләр өчен парламент бинасы буйлап экскурсия оештырылды. Парламентаризм музеенда булдык, китапханә белән таныштык, утырышлар залында истәлеккә фотога төштек, - дип сөйләде Раян әлеге истәлекле көн хакында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру Дәүләт Советы Рәисе