Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач кызы Илүзә «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсында катнаша (фото)

Барлыгы 150 катнашучы арасыннан киләсе этапка сайланган 40 укучы арасында Илүзәбезне күрү аеруча сөенечле булды.

Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Илүзә Исхакова «Тархан» күп этаплы интеллектуаль телевизион конкурста катнаша.

Әлеге конкурс Татарстан һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынуны саклап калуга, шулай ук яшьләр арасында Татарстан Республикасы китап мирасын популярлаштыруга юнәлтелгән.

«Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы ике турда уза. I турда (читтән торып) катнашучылар тест үттеләр һәм бирелгән темаларга эссе яздылар.

Барлыгы 150 катнашучы арасыннан киләсе этапка сайланган 40  укучы арасында Илүзәбезне күрү аеруча сөенечле булды.

Республиканың 10-11нче сыйныф укучылары белән берлектә, Илүзә Исхакова алдагы турларны уңышлы узып, икенче урын яулады.

- Илүзә, молодец, сер бирмәде. Алган белемнәрен дөрес итеп куллана алды. Аның белән горурланабыз, - диде сыйныф җитәкчесе Алия Ибраһимова.

Илүзәне, аны бәйгегә әзерләгән остазы Фәнүзә Гыйматованы ихластан  зур җиңүе белән котлыйбыз.

27 февраль көнне исә Илүзә чирек финалда катнашачак, уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    1

    0

    Молодец Илузэ, сина тагын да зур унгышлар телэп калабыз

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец,тагын да зур унгышлар сина

      Теги: Илүзә "Тархан"