Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач мәктәбе укучылары укытучыларны бәйрәм белән котлады (+видео)

Балтач мәктәбендә матур гадәт яшәп килә.

Балтач урта мәктәбе укучылары өчен 5 октябрь аеруча истәлекле көн. Бу көн гадәттәгедән үзгәрәк башлана. Укучылар мөгаллимнәрне ишектән үк тәбрикләү сүзләре белән каршы ала. Бәйрәм котлаулары җыр, бию, шигырьләр белән актлар залында дәвам итә.

- Балтач мәктәбенең педагогик юнәлештә үз эшләрен алып баручы 10 б сыйныф укучылары,  "Галактика" балалар оешмасы хэм 11 сыйныф укучылары бәйрәм көнне мөгаллимнәрен бик матур чара белән каршы алды. Һәр укытучыга да махсус, үз куллары белән эшләгән бүләкләр, ә актлар залында чын бәйрәм кичәсе белән тәбрикләделәр. Бик зур рәхмәт  оештыручыларга, укучыларыбызга!  Укуларында уңышлар, имтиханнарын әйбәт тапшырып, мәктәбебезнең горурлыклары булырга язсын дигән теләкләребезне юллыйбыз, - ди мөгаллимнәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев