Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач мәктәбенең яшь журналистлары бездә кунакта (фото)

Түгәрәккә 15 укучы йөри, алар ике телдә мәктәп газетасын нәшер итә.

Балтач урта мәктәбендә быелгы уку елында «Журналистика нигезләре» дип аталган түгәрәк эшли башлады. Аны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Борһанова җитәкли.

Түгәрәккә 15 укучы йөри, алар ике телдә мәктәп газетасын нәшер итә.

Алган белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү өчен яшь журналистлар бүген «Хезмәт» газетасы редакциясенә кунакка килде.

Укучылар газетаны нәшер итү этаплары, реклама бүлеге, сайт һәм социаль челтәрләр эшчәнлеге белән танышты. Удмурт телендә басылучы «Азьлане» газетасы коллетивы белән танышып, аның басмага әзерләнү мизгелләрен күзәттеләр.

Баш мөхәррир Вакыйф Мансурович кунакка килгән яшь журналистларга «Созвездие-Йолдызлык Без 1000000» дигән китап бүләк итте. Кайбер укучылар әлеге китапта үзләренең фотоларын дә таптылар.

Балтач мәктәбенең яшь журналистлары зур хыяллары белән дә уртаклашты. Алар үз радиоларын булдыру максаты белән янып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач мәктәбе