Балтач районында Гаилә елында беренче никах теркәлде
Яңа елда туган Чумаковлар гаиләсе өчен — Гаилә елы озак һәм бәхетле елларга истәлекле көн булып калачак! Яңа өйләнешкәннәрне котлыйбыз!
Яңа ел башында туй итү бик уңышлы фикер кебек тоела, чөнки елны ничек башласаң, шулай үткәрәсең дә. Ел башы-яңалыкның башы, яңа гаилә булдыру — һәр кеше тормышында бик мөһим һәм җаваплы адым.
Ә агымдагы елның беренче аенда Балтач районы ГХАТ бүлегендә никахлашуларын теркәргә ниятләгән яшьләребез Альберт һәм Эльвина Чумаковлар аны тагын да могҗизалырак һәм әһәмиятлерәк иттеләр, чөнки 2024 ел РФ Президенты Владимир Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде.
Ә инде сынамышларга ышансак, гыйнварда өйләнешкән ир белән хатынны киләчәктә тыныч һәм уңайлы гаилә тормышы көтә, гаиләдә байлык һәм муллык булачак.
Яңа елда туган Чумаковлар гаиләсе өчен — Гаилә елы озак һәм бәхетле елларга истәлекле көн булып калачак! Яңа өйләнешкәннәрне котлыйбыз! дип хәбәр итәләр район ЗАГС бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев