Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач укучылары «Илһам» бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре (фото)

Бүләкләү көнендә укучылар мастер-классларда катнаштылар, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Кичә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.

Конкурсның февраль-март айларында барган беренче этабында 600 дән артык мәктәп укучысы катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең субъектларыннан укучылар бар иде. Март аенда Республиканың Чистай, Арча, Казан, Яр Чаллы һәм Мөслим шәһәрләрендә, жюри членнары, конкурсның беренче этабында җиңү яулаган 300 бала иҗатын бәяләде.

Бүләкләү көнендә укучылар мастер-классларда катнаштылар, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Поэзия, проза, драматургия, журналистика номинацияләрендә Шубан мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныфы укучысы Кадырова Назилә 1 нче, Норма мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Сабирова Әдилә 1 нче, Нөнәгәр мәктәбенеӊ 10 нчы сыйныфы укучысы Нотфуллина Ильнара 2 нче, 11 нче сыйныфы укучысы Гафиуллина Ландыш 3 нче урыннар алдылар. Кенә мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныфы укучысы Багавиева Ландыш, Карадуган гимназиясенеӊ 7 нче сыйныфы укучысы Салахова Нәсимә «Өметле киләчәк» номинациясендә бүләкләнделәр.

Фидания Сабирова,

мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Илһам»