Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач муниципаль район башлыгы мәгариф хезмәткәрләрен, укучыларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, укучылар. Мәктәп елларының иң онытылмас хатирәсе – Соңгы кыңгырау бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!

Алда сезне җаваплы имтиханнар чоры һәм тулы бер тормыш көтә. Тормышыгыз үзегезнең кулларда, киләчәккә сезгә бик матур башлангыч бирелде. Моның өчен сезне укыткан укытучыларга рәхмәт. Бу еллар дәвамында алар белем биреп кенә калмыйча, сезне гражданлык, ватанпәрвәрлек, әхлаклылык кебек сыйфатларга да өйрәтте. Аерым рәхмәт сүзләремне ата-аналарга җиткерәм. Балаларының уңышлары аларга яратулары, кайгыртучанлыклары, сабырлыклары өчен бүләк булсын.
Тормышта сайлаган юлыгыз дөрес булсын, өмет-хыялларыгыз тормышка ашсын. Бәхет, сәламәтлек һәм үз көчегезгә ышаныч телим! Имтиханнарыгызны уңышлы тапшырырга насыйп булсын!
Бүгенге соңгы кыңгырау сезнең өчен олы тормышка беренче чакыру булып яңгырасын. Хәерле юл сезгә!
                                                                           Олы ихтирам хисләре белән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин                      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев