Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллиның бәйрәм котлавы

Хөрмәтле райондашлар, газиз дин кардәшлә­ребез!

Сезне ихлас күңелемнән ислам диненең иң олуг бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәме белән котлыйм.
Бүгенге тормышыбызда динебезнең йогынты­сы көннән-көн арта бара. Моны күреп күңел сөенә. Әхлакый кыйммәтләрне үз эченә алган һәм рухи яктан пакьләндерүче ислам динен тотучыларның күбәюе сөенечле хәл.
Мөселманнарның аеруча хөрмәт иткән һәм ярат­кан бәйрәмнәренең берсе буларак, шушы мөсел­ман бәйрәмнәре ислам дине тотучы райондашлар­ның эчке дөньясының иң югары рухи-әхлакый сый­фатларын, тарихи традицияләрен һәм милли го­реф-гадәтләрен гәүдәләндерә.
Кадерле дин кардәшләребез! Сезнең төрле милләтләр арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү һәм начар гадәтләрнең тамырын корыту юнәлешен­дәге эшчәнлегегезгә дә олы бәя бирәбез. Гомумән, сезнең тырышлык белән халкыбызның иманы ны­гый, фикерләре яхшы якка үзгәрә.
Сезне тагын бер мәртәбә Корбан бәйрәме белән тәбрикләп, бәрәкәтле гомер, нык сәламәтлек телим.
БӘЙРӘМ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
Фото: http://vk.com/wall-50032148?offset=40

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250