Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин котлый. Кемнәрне?

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, физик культура, спорт хезмәткәрләре, ветераннар, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы райондашлар!

Сезне ихлас күңелдән Физкультурачылар көне белән тәбрик итәм!

Физкультура һәм спорт кешеләргә сәламәтлек, көч, матурлык алып килә, кәефне күтәрә, холыкны чыныктыра, авырлыкларны җиңәргә өйрәтә, күптөрле иҗтимагый мәсьәләләрне хәл иткәндә дә мөһим этәргеч бирә. Һөнәр итеп физкультура һәм спортны сайлаган, сәламәт яшәү рәвешенә өлеш керткән, спортта уңышлар яулаган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм.

Соңгы елларда сезнең республика, Россия дәрәҗәсендә ирешкән уңышларыгыз һәм казанышларыгыз ихтирам һәм соклану хисе уята. Район сезнең җиңүләрегез белән горурлана. Ихтыяр көчегез, көчле характерыгыз, җиңүгә омтылуыгыз алга таба да районның данын еракларга танытыр дип өметләнәсе килә. Тормыш юлында очраган киртәләр сезне сындырмасын, уңышсызлыклар алдында баш имәгез, җиңелүләр мөмкин кадәр азрак, ә җиңүләр тагын да күбрәк булсын иде. Бәхет, сәламәтлек, яңа җиңүләр сезгә!

Ихтирам хисләре белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев