Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач район прокуратурасы 1624 закон бозу очрагын ачыклаган

Башка оешмалардагы, учреждениеләрдәге, предприятиеләрдәге кебек үк район прокуратурасы да 2013нче елгы эш йомгакларына нәтиҗә ясады.

Район территориясендә урнашкан предприятиеләрдә хезмәт законнарын, атап әйткәндә, хезмәт хакын, шулай ук пенсия законнарының, сәламәтлек сагы, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы буенча өстенлекле милли проектларны тормышка ашыру буенча законнарның үтәлешен тикшерү кебек мөһим бурычлар куелган иде прокуратура хезмәткәрләре алдына. Террор һәм экстремист эшләргә каршы, җирле бюджетлар төзегәндә законнарны үтәү белән бәйләнгән мәсьәләләр дә игътибар үзәгендә булды. Үткән 2013нче елда прокуратура тикшерүләре нәтиҗәсендә 1624 закон бозу очрагы ачыкланып, гаеплеләргә карата законда каралган чаралар күрелде.
Закон бозуларның иң күбе социаль өлкәдә, төгәлрәк итеп әйткәндә, хезмәт законнарын бозу. 2013нче елда шундый 574 очрак ачыкланды. Алар арасында аеруча еш күзәтелгәне хезмәткә түләү тәртипләрен бозу тора. Ягъни, хезмәт хакын тоткарлау, яисә вакытында түләмәү, хезмәт хакының күләме минимальга җитмәү, аванс түләмәү, эшче эштән азат ителгәндә, вакытында хисап ясамау һәм башкалар. Узган ел Тукай исемендәге, «Якты юл», «Тепло» җәмгыятьләрендә, кайбер бюджет оешмаларында хезмәт хакларын тоткарлау очраклары булды. Эш бирүчеләр хезмәткә түләү сроклары турындагы законны гына түгел, хөкүмәтебез тарафыннан расланган «Хезмәткә түләүне саклау турында»гы 95 номерлы конвенцияне дә бозалар. Узган ел судка 866 мең сумга суд приказы бирү турындагы 249 гариза җибәрелде. Бүгенге көндә алар барысы да тикшерелде һәм тулысынча үтәлде. Ачыкланган фактлар буенча җитәкчеләргә карата чаралар күрелде, эшчеләргә хезмәт хаклары түләнде.
Прокуратура тикшерүләре белән кайбер хуҗалыкларда хезмәткә түләү күләме минималь хезмәт хакыннан түбән булу очраклары ачыкланды. Мондый очракларда да эшчеләрнең хокуклары торгызылды, гаепле җитәкчеләргә карата административ җәзалар кулланылды.
Хезмәткә түләү законнарын эш бирүче тарафыннан бозуларның төп сәбәбе - ул предприятиеләрнең авыр финанс хәле. Әмма бу, җитәкчеләр закон таләпләрен читкә кага алалар дигән сүз түгел. Эшкә тулысынча һәм вакытында түләнергә тиеш. Ә бу, азмы-күпме дәрәҗәдә җитәкченең инициативалылыгына, эшлеклелегенә бәйле.
Шулай ук гражданнардан кергән шәхси гаризалар буенча да эш бирүче тарафыннан хезмәт законнарының бозу очраклары ачыкланып чаралар күрелә. Мәсәлән, узган ел «Хлеб» кулланучылар җәмгыяте оешмасыннан эштән киткәндә вакытында исәп ясамау буенча берничә мөрәҗәгать булып, прокуратура тарафыннан чаралар күрелде.
Газета укучыларга шуны искәртеп үтәсе килә: сезнең хезмәткә түләү буенча хокукларыгыз бозылган икән, сез аларны мөстәкыйль рәвештә судка мөрәҗәгать итеп тә яклый аласыз. Әгәр дә судка мөрәҗәгать итәрлек юридик белемегез һәм вакытыгыз юк икән, прокуратура органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз. Без һәрвакытта да сезнең бозылган хокукларыгызны яклыйбыз.
Фото: http://old.prokrt.ru/plan/2011godsvplan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X