Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач район Советы һәм башкарма комитеты котлый:

Кадерле райондашлар! 30 август көнне җөмһүриятебез халкы Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы декларациягә кул куелган көнне зурлап билгеләп үтә. Безнең өчен икеләтә бәйрәм, чөнки нәкъ менә шушы көнне районыбыз оешкан. Быел ТАССР төзелүгә- 95, Татарстан Республикасы оешуга - 25, гүзәл Балтачыбызга - 85 ел!

Мөстәкыйльлеккә ирешү - татар милләтен, аның хезмәт сөючән, алдынгы карашлы, иҗади рухлы булуын ил күләмендә танытты. Күз алдыбызда - башкалабыз дөньякүләм әһәмияткә ия булган зур масштаблы спорт чараларын уздыра алуны чын мәгънәсендә раслады. 2013 елда узган Универсиада, быелгы су спорты төрләре буенча дөнья Чемпионаты үткәрелүе Татарстаныбызны икътисадый яктан ныгытты, спорт объектлары белән баетты, туризмны җәелдерүгә стимул бирде.
Менә хәзер янәдән эшче һөнәренең дәрәҗәсен үстерү максатыннан дөньякүләм Чемпионатка әзерлек бара. Шул ук вакытта районыбыз җирлегендә төзелеш арты төзелеш - хөкүмәтебез тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына, инвалид балаларына йортлар салып бирү, Татарстан Президенты программалары кысаларында сәламәтлек саклау, мәгариф учреждениеләре, балалар бакчалары, күп функцияле үзәкләр, ветеринария пунктлары, мәдәният йортлары ачылу һәм башка бик күп программаларга таянып, район халкының яшәешен җайга салу, уңайлы шартлар тудыру киләсе көнгә ышаныч уятты, тормыш-көнкүрешебезне бәрәкәтле итте.
Бүгенге көндә районыбыз кырларында урак өсте бара. Игенчеләребез табыннарыбыз муллыгы өчен тырышып хезмәт куя. Райондашларыбызның якты омтылышлар белән эшләргә, киләчәктә яңадан-яңа уңышларга ирешергә бүгенге көндә мөкинлекләребез җитәрлек.

Хөрмәтле балтачлылар, республика һәм районыбыз көнен быел да ихластан бәйрәм итик, һәркайсыбызга исәнлек-саулык, иминлек, бәрәкәтле гомерләр телик. Күкләребез аяз, күңелләребез күтәренке, тормышларыбыз күркәм булсын!
Фото: http://strana.ru/afisha/16102526

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250