Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинның бәйрәм котлавы

Июнь аеның өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәре көне билгеләп үтелә, шул уңайдан барлык медицина хезмәткәрләрен, әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйм.

Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре! Медицина хезмәткәрләре - иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр кешеләре, чөнки дөньяга аваз салган сабыйны иң беренче сез кулыгызга аласыз һәм гомере буе тормышы өчен көрәшәсез, җәмгыятьнең сәламәтлеге сагында торасыз. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр халык өчен иң кадерлесе һәм.иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә, сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Район үзәк хастаханәсендә, авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктларында авырулар күптөрле сырхаулардан дәвалана, профилактика үтә, халыкның санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итү, йогышлы чирләрне булдырмый калу чаралары күрелә.
Табиб, фельдшер, шәфкать туташлары өчен кеше сәламәтлеге барыннан да мөһимрәк. Райондашларыбызның савыгып аякка баскач, яхшы кәефе дә, җитештерүчән эшләве дә, гомер озынлыгы да үз һөнәрегезне ни дәрәҗәдә күңел биреп, намус белән башкаруыгызга бәйле. Шунысы бәхәссез, сәламәт кешеләрдән торган җәмгыять кенә көчле була, цивилизацияле үсешкә ирешә ала. Медицина хезмәткәрләренә гаять җаваплы, белем һәм тәҗрибә таләп иткән эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетүләрен телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев