Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач районы Комзавод авылында банда булган

- Комзаводта террористларны тотканнар. - Алар торган өйдән күче белән тротил, мылтыклар алып чыкканнар. - Мәктәпне шартлатасы булганнар икән.

Балтачта ике кеше очрашса, ахырдан сүзләрен шушындыйрак сөйләшү белән төгәлли башладылар. Сүз күчеп йөри-йөри күпереп, савытына сыешмаган камыр кебек бөтен тирә-юньгә таралды.

Район эчке эшләр бүлегендә булып, бүлек начальнигы Равил Таҗетдинов, начальникның урынбасары Алмаз Нургалиев белән Комзаводтан таралган шушы вакыйга турында сөйләштем. Төтен утсыз булмый, ди. Ләкин террористлар түгел, бандитлар яшеренгән булган Комзаводта. Берничә кешенең гомерен өзгән банда Казан полицейскийлары эзләренә төшә башлагач, белдерү буенча бер йорт сатып алып, районның тыныч бер шушы авылына кайтып егыла. Калганын соңыннан түлибез дип, йорт өчен килешенгән бәянең дә 100 мең сумын гына биреп торалар.

Авылда алар белән кызыксынучы юк. Каян килгәннәр, кемнәр, ник килгәннәр? Район халкы үз гадәтенә тугрылыклы булып кунакчыллык күрсәтә. Әмма кеше саламдагы инә түгел. Оешкан җинаятьчел группа әгъзалары монда дөм яшеренеп ята алмый. Казан һәм район полицейскийлары белән берлектә кулга алына. Өйдә 400 һәм 200 граммлы 2 данә тротил шашкасы, мылтыклар, патроннар, граната табыла.

Бу вакыйга район кешеләре өчен гыйбрәт һәм сабак булсын иде. Авылыгызда таныш түгел чит кешеләр күренә икән җирле үзидарәгә, участок вәкиленә хәбәр итәргә кирәк. Кунакчыллык һәрвакытта да юньлегә китерми. Ачык авыз булмыйк. Бигрәк тә терроризм, экстремизм кебек элементлар белән көрәштә дә уяулыкны югалтмаска кирәк булган хәзерге чорда. Сакал үстереп, итагатьле, матур итеп сөйләшеп йөрүче чит кешеләрдән дә сак булыйк.

Монда иң беренче чиратта, җирле үзидарә хезмәткәрләреннән зур уяулык сорала. Элегрәк Кече Лызи авыл җирлегенә дә бер гаилә кайтып урнашып зур мәшәкатьләр тудырган иде. Үзләре наркоман, берсе СПИД авырулы. Риелторлар боларның Казандагы фатирларын алдан алып, үзләрен безгә китереп тыкканнар. Шунда ук акчасын биргәч, кем булса да ярый, авылда өй сатучысы да табылып тора ич аның хәзер.

Көчкә котылды халык бу гаиләдән. Шуңа күрә өеңне кемгә сатуың турында җирле үзидарә җитәкчелеге белән киңәшләшү бик кирәк. Террористы да, җинаятьчесе дә, төрле секта кешесе дә авылдан йорт алып, яныңа килеп урнашуы бик мөмкин. Сак булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250