Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта бүген комбайннар парады уза (+фото)

Җәйге чорга киеренке-кызулык өстәп бүген "Алга" хуҗалыгында комбайннар парадына да старт бирелде.

Төшкә кадәр биредә Алга, Игенче, Сорнай хуҗалыклары имтихан тотты. Көннәр һәм һава торышы мөмкинлек биргән очракта күзәтүләрне 21 нче июльгә тәмамлау бурычы куелды.
2022 елгы урак өсте кампаниясе дә таулар артында түгел. Кыр кораблары һәм амбар хуҗалыклары елдагыча комиссиянең ныклы контроле астында хәзерлек сызыгын узачак.
Уракны уңышлы алып бару җитәкчеләрнең, белгечләрнең, гомумән барлык игенчеләрнең дә осталыкларына, сәләтләренә җитди имтихан ул. Шушы уңай сыйфатларны туплаган коллективлар гына куелган максатларга җиңел ирешә һәм нәтиҗә дә күңел сөенерлек була. Быел да мул уңышларның бәрәкәтен тоярга язсын!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев