Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта Илдар Галиев истәлегенә чаңгы ярышлары уза (+фоторепортаж)

Бүген Балтачта махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Илдар Галиев истәлегенә мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышлары уза.  

Балтачта махсус операция вакытында батырларча һәлак булган Илдар Галиев истәлегенә  чаңгы ярышлары бара. Бүген аның туган көне дә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ринат Мөхәрләмов чараны ачып, Илдар турында истәлекләре белән уртаклашып, аның чаңгы спортын аеруча үз итүен билгеләп уздылар. Киләчәктә бу ярышны даими уза торган итеп спорт календаренә кертелүен җиткерделәр. Чарада мәрхүмнең әти-әнисе Тәнзилә һәм Илнур, сеңелләре катнашты.

Чаңгы ярышларында 158 спортчы көч сынаша. Җиңүчеләр хакында алдагы сәгатьләрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев