Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта - Рөстәм Миңнеханов

Балтач үзәк хастаханәсеннән соң Республикабыз лидеры Рөстәм Миӊнеханов районыбызда яӊа сафка баскан өр-яңа Гаделлек йорты, ягъни суд бинасын ачу тантанасында катнашты.

Балтач бистәсендә әлеге мәһабәт бина прокуратура, күпфункцияле үзәк, нотариус хезмәтләрен бергә тупланган юридик участокта калкып чыкты. Ул үз эченә районның гаделлек сагында торучыларны бергә җыйды. Бинаның беренче катында җәмәгатьчелек хөкемдарлары, икенче катта район суды урнашкан. Суд приставлары хезмәте бүлмәләре ике катта да урын алган. Әлеге олы хезмәтне Рифат Закиров җитәкчелегендә районның "Водстрой" оешмасы хезмәткәрләре башкарып чыкты.

Гаделлек сагында торучылар заманча шартларда салынган эш урынын зарыгып диярлек көтеп алды, чөнки төрле урыннарда, кысан бүлмәләрдә эшләү, өстәвенә күчеп йөрүләр кеше язмышын хәл итү өлкәсендә гаять тә авыр, җаваплы хезмәтләр башкаручыларны тәмам йөдәткән булгандыр. Һәм менә район судына яңа рәис - Илдар Шайдуллин билгеләнүгә эшләр алга китте, Татарстан Республикасының Югары Суды һәм Суд департаменты идарәсе суд системасында эшләүче райондашларыбыз уңайлы шартларда эшләячәкләр. "Бу суд бинасында чыгарылган карарлар иӊ элек гадел булсыннар иде, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миӊнеханов. Бу якты, матур бина Республикабыз лидеры фатыйхасы белән үзенең эшен башлап җибәрде. Хәерле сәгатьтә булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250