Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта узган парад ниләр белән истә калды? (фоторепортаж)

Быелгы парад башка еллардан мәнлелеге, чын тантаналы, күпмедер сагышлы булуы белән дә аерылып торды.Тамашачылар арасында да мәҗбүридән-мәҗбүри түгел, үз теләкләре белән килүчеләр бермә-бер күп.

Район хәрби комиссары Васил Вәлиев парадта катнашучы ир-егетләребезне хәзерлек сызыгына озатуга, "Үлемсез полк" кузгалды. Тын гына, уйчан гына "Батырлар һәйкәле"нә агылды ул. Һәркемнең кулында бабасы, әбисе портреты- Бөек Ватан сугышы каһарманнары, арада шушы язларда гына хәрби бәрелешләрдә улын югалткан Илнур Галиев та атлый, батыр улының фоторәсемен күкрәгенә кысып бәйрәм азагына кадәр йөрде ул. Хәсрәтле атага карап күзләр яшьләнде, йөрәктәге яралар яңарды.

Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан тантана районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин чыгышы белән башлангыч алды, аннан сүз Татарстанның Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашевка бирелде. Котлаулар, ватанпәрвәрлеккә, тәрбиягә нигезләнгән чыгышлар да быел, ничектер, күңелгә үтеп кереп, йөрәктә урын алды. Салмак кына адымнар белән һәйкәлгә чәчәкләр салынды, һәйкәл янында 1 минутлык тынлык урнашты.

Бар халыкны җәлеп итеп парад башланды, хәрбиләр, укучы балалар, хәрби машиналар узды, узган ел мотоциклчылар парадны баетса, быел җиңү арты җиңү яулый килүче картингчы егетләр-кызларыбыз тантаналы коридордан үтте. Хәрби машина макетлары ясаучыларыбыз да бар, алар да парадта катнашты. Хәрби комиссар Җиңү митингының төгәлләнүен белдерде.

Хәрби җырлар, хәрби биюләр янәдан дәвам итте, сәүдә гөрләде. Көне дә кояшлы, ямьле булды. Шушы чалт аяз күк йөзе имин тормышыбызның нигезе булып, балкып торган кояш тынычлыгыбызны кире кайтарсын иде, янәдән имин дөньяларда яшәвебезне дәвам итсәк иде. Парад бик матур булды, аны оештырган, анда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парад