Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачлылар язгы ташудан зыян күргән оренбурглыларга ярдәм итә (фото)

Бәлага тарыган Оренбург өлкәсенә ярдәм итәр өчен республикабыздан 56 кеше җибәрелде.

Оренбург өлкәсендә язгы ташу нәтиҗәсендә нинди куркыныч су басулар килеп чыгуын һәркем интернет челтәрләреннән яки телевидениедән күреп торды. Шул сәбәпле өлкәдә 14 меңнән артык йорт су астында калган, 16 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.

Фотоларда шушы өлкәдәге түбәләре генә күренеп калган йортларны күргәч бик авыр тойгылар туа. Гомере буе тырышып салган өй, каралты-кура бер мизгелдә су астында кала, әле киләчәктә анда яшәп булу-булмавы да билгеле түгел.

Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, өлкәдә яшәүчеләр бүгенге көндә эчә торган суга тилмерәләр, чөнки язгы ташу вакытында су белән тәэмин итә торган җиһазларга да зур зыян килә, су да эчәргә яраксызлана. Шуңа да бүгенге көндә бирегә гуманитар ярдәм белән бергә, шул исәптән Татарстаннан да су китерәләр.

Бәлага тарыган Оренбург өлкәсенә ярдәм итәр өчен республикабыздан 56 кеше җибәрелде. Алар арасында райондашларыбыз да бар — Яңгул аерым постының бүлек командиры Рөстәм Сабиров, Чепья аерым постының бүлек командиры Эдуард Перемечев һәм Шәмәрдән аерым постының бүлек командиры Рамил Усманов (Балтач егете). Егетләр бүгенге көндә Илек торак пунктында халыкка булышалар, дамбаны ныгытырга ярдәм итәләр.

—Биредә яшәүчеләр үзләре безнең ярдәмгә мохтаҗ булсалар да, язгы ташудан зыян күрсәләр дә, алар безгә дә ярдәм кулы сузып, ашарга алып киләләр, кайнар чәйдән өзмиләр, — диләр ярдәм итүче райондашларыбыз.

Егетләребезгә тырышлыклары өчен рәхмәт җиткереп, тизрәк туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: оренбург