Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачлылар «Үлемсез полк» өчен ветераннарның фотоларын бушлай ясата

Сайт укучыбыздан шалтырату кабул иттек.

"Хезмәт" сайты аша күпфункцияле үзәктә (МФЦ) «Үлемсез полк» өчен ветераннарның фотоларын бушлай ясатып булганын укып белдем дә, бабаларымның фотоларын ясатырга бирдем. Җиңү көненә фотолар әзер. Тиз һәм сыйфатлары өчен күпфункцияле үзәк хезмәткәрләренә дә, яңалыкларны райондашларыбызга ирештергән "Хезмәт" сайтына да рәхмәтләремне ирештерәм", дип шалтырата сайт укучыбыз.

Ә сез «Үлемсез полк» өчен якыннарыгызның фотосын ясаттыгызмы әле?

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: ветеранның фотосын кәгазьдә дә, электрон носительдә дә алып килергә мөмкин.

Күпфункцияле үзәктә (МФЦ) фото А4 рамкасына ясалачак. Аклы-каралы фотолар шунда ук басыла, ә төсле фото алырга теләүчеләргә көтәргә кирәк.

МФЦ 7, 8, 9 май көннәрендә эшләмәячәк. Шуңа да "Үлемсез полк" өчен фото турында 6 майга кадәр кайгыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлемсез полк