Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачлыларны «Экояз-2024» бәйгесендә катнашырга чакырыбыз!

«Экояз» экологик марафон форматында сигез атна дәвамында узачак.

Бүген Татарстанда, шул исәптән Балтачта да санитар-чистарту икеайлыгы старт алды.

Бүген шулай ук «Экояз-2024» бәйгесе дә башланып китте.

Бәйгедә аерым кешеләр дә, балалар бакчалары, мәктәпләр, коммерцияле булмаган оешмалар, мәктәп хәрәкәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала. 

Бәйге түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:

— «Экоярдәмче» (18 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр дигән ике төркем)

— «Экоберләшмә» (коммерцияле булмаган оешмалар, хәрәкәтләр, мәктәп отрядлары һәм башкалар)

— «Экогаилә», «Экокоманда» (балалар бакчалары, мәктәпләр),

— «Экопартнерлар» (интернет басмалары, телевидение)

— «Иң яхшы муниципаль берәмлек»

Бәйгедә аерым кешеләр дә, балалар бакчалары, мәктәпләр, коммерцияле булмаган оешмалар, мәктәп хәрәкәтләре, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша ала. 

«Экояз» экологик марафон форматында сигез атна дәвамында узачак. 

Беренче атна — «Кошларга ярдәм ит» (сыерчык оялары ясау, шулай ук аларны элү).

Икенче атна — «Без аерым җыю өчен» (икенче чималдан шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрү, макулатура җыю, җыю пунктларына иске кием-салымнар илтү һәм башкалар).

Өченче атна — «Синең гамәлләр» (территорияне җыештыру буенча үткәрелгән чаралар).

Дүртенче атна — «Үзгәртү» (чишмәләрне, аларның тирә-юнен төзекләндерү).

Бишенче атна — «Тынычлык, хезмәт, май» (территорияләрне тәртипкә китерү, төзекләндерү, яшелләндерү).

Алтынчы атна — «Җиргә бакча бүләк ит» ( агач-куаклар утырту).

Җиденче атна — «Хайваннар турында кайгырту» (хайваннар приютына ярдәм һәм башкалар).

Сигезенче атна — «Чиста су» (яр буе территорияләрен чистарту). 

Бәйгедә катнашучылар марафон биремнәрен үти, шул хактагы мәгълүматны социаль челтәрләргә (бәйге барышында бит ачык булырга тиеш) урнаштыра. Һәр атна ахырында язманың сылтамасын күрсәтеп хисап ясала һәм оештыручыларның электрон адресына Eco.pros@tatar.ru җибәрелә. 

Эшләр 1 апрельдән 26 майга кадәр кабул ителә. Һәр тематик чара өчен катнашучыга 2 балл бирелә, атна тематикасына туры килмәгән һәр чара өчен 1 балл. Үткәрелгән чаралар саны чикләнмәгән.

Конкурс турында тулырак әлеге сылтама аша кереп белә аласыз.

#Экояз-2024

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЭкоЯз #ЭКОяз