Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Балтачның ел студенты-2023» премиясенә заявкалар кабул итү башланды.

«Балтачның ел студенты-2023» премиясенә заявкалар кабул итү башланды.

Әгәр син яхшы укудан тыш, урта махсус уку урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йортының иҗтимагый, фәнни, спорт һәм мәдәни-массакүләм тормышында актив катнашасың икән, «Балтач ел студенты — 2023» премиясенә заявка бирә аласың.

Премия берничә этапта үткәрелә:
1 этап — 16 гыйнвар −24гыйнвар көннәрендә гаризалар кабул ителә.
2 этап — бүләкләү тантанасы. Һәр номинациядә лауреатларны һәм җиңүчеләрне тантаналы игълан итү булачак. Вакытын һәм урынын соңрак хәбәр итәрбез.

Премиядә катнашу шартлары:
— көндезге һәм читтән торып урта һөнәри һәм югары белем бирү уку йорты студенты булу;
— Балтач муниципаль районында туу;
— 16 яшьтән 35 яшькә кадәр.

Премия түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
— «Ел студенты» Гран-прие;
— «Ел интеллекты » номинациясе;
— «Иң яхшы җәмәгать эшлеклесе» номинациясе;
— «Иҗади шәхес» номинациясе;
— «Балтач муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыгының студентлар белән эшне оештыру буенча иң яхшы ярдәмчесе» номинациясе.

Заявка бирү тәртибе: гаризаларны 22 гыйнварга кадәр оештыру комитетына электрон почта аша hiyal98@mail. ru адресына җибәрергә кирәк.

Сораулар туса, Наилә Сабировага 89372909312(whatsapp) телефон номерына мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ел студенты