Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачның спорт бүлегенә яңа машина тапшырдылар

Балтач муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин яңа Lada Granta автомобиленә ия булды.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты территориясендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең физик культура һәм спорт өлкәсендәге бүлекләренә һәм идарәләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды.

Яңа Lada Granta автомобильләре ачкычлары Татарстан Республикасы Рәисе карары нигезендә физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт органы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан бүлек башлыкларына тапшырылды.

Балтач муниципаль районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да  яңа Lada Granta автомобиленә ия булды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев