Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта 12 фатирлы йорт төзи башладылар

Төзелешне 2024 елның беренче яртысында тәмамлау планлаштырыла.

Өч катлы, бер подъездлы, 12 фатирлы йорт Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына Балтач бистәсенең Каенлык урамы, 2а адресы буенча төзеләчәк.

Йорт 6 бер бүлмәле һәм 6 ике бүлмәле фатир булачак. Барлык фатирлар да кулланылышка әзер булгач тапшырылачак.  Аларда газ приборлары, сантехника, су, газ һәм электр энергиясен исәпкә алу исәпләгечләре урнаштырылачак. Шулай ук фатирларда газ анализаторлары урнаштырылачак.

Фатирлар Балтач районы гаиләләре арасында уйнатылачак. Аларга бюджет өлкәсе, программаны финанслаучы предприятиеләр, ятим балалар һәм яшь гаиләләр дәгъва итә ала.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң мөһиме — тормыш юлының башында, гаилә корганда, кешегә үз почмагын булдырырга мөмкинлек бирергә кирәк. Йорт төзелеше район гаиләләренә уңайлы торак алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу исә республика буенча гамәлгә ашырыла торган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының төп максатларының берсе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фатир торак