Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта 2024 елга авыл җирлегендәге эшлекле активлыкны арттыру буенча зона семинар уза (фото)

Данил Гыйләҗетдинов җитәкләгән коопертивта барлыгы биш кеше эшли. Алар сыер мае һәм майсыз сөт җитештерә.

Алдан хәбәр иткәнчә Балтачыбызда бүген зур чара үтә

2024 елга авыл җирлегендәге эшлекле активлыкны арттыру буенча зона семинар-утырышында башкаладан күпсанлы кунаклар, 11 район башлыгы, аларның урынбасарлары катнаша.

Арча, Әтнә, Биектау, Питрәч, Лаеш районы вәкилләреннән торган төркем иң элек Илдар Галиуллин ширкәтендә булды, соңрак «Балтач агрохимсервис» эшчәнлеге белән танышты.

«Ак алтын» коопертивында сөт эшкәртү, май җитештерү эшчәнлеге белән танышты. Данил Гыйләҗетдинов җитәкләгән коопертивта барлыгы биш кеше эшли. Алар сыер мае һәм майсыз сөт җитештерә. 2023 елда җитештерелгән продкуция күләме 125,3 млн. сум булса, 2024 елның дүрт аена бу сан 61,7млн. сумны тәшкил итә.

Кунаклар «Ватан сакчылары» һәйкәлендә дә булды. Аннан соң район мәдәният үзәгендәге күргәзмә белән таныштылар һәм «Авыл эшкуарлыгын һәм шәхси хуҗалыкларның табышлылыгын формалаштыру өчен дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү» дигән темага түгәрәк өстәлдә катнаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев