Балтачта алма ашарга теләгән куян-русакны коткарганнар
Җәнлек Биктәш авылының шәхси йортларының берсенә үтеп кергән.
Тозакка эләккән куян-русакны Балтач районының штаттан тыш җәмәгать инспекторы коткара.
Җәнлек Биктәш авылының шәхси йортларының берсенә үтеп кергән, дип хәбәр итәләр ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитетында.
Комитетта билгеләп үтелгәнчә, куян йорт эченә төтен торбасы аша кереп, алма ашарга теләгән. Җәнлекне йорт хуҗасы күреп ала һәм белгечне чакыра. Куянга җитди зыян килмәгән, аны табигатькә җибәргәннәр, дип яза Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев