Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта атналык җыелышта ниләр хакында сөйләштеләр? (фото)

Көн тәртибендә күтәрелгән һәр мәсьәлә буенча эзлекле эшчәнлек таләп ителә, алар һәрберсе районның киләчәген һәм халыкның уңайлы тормыш-көнкүрешен кайгырту максатыннан эшләнә.

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов районның җаваплы җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды.

Көн тәртибендә Казанда ярминкә үткәрү, 9 май бәйрәменә әзерлек мәсьәләләре күтәрелде. Җиңү көненә әзерлек эшләрен озакка сузмый башларга, һәйкәлләрне төзекләндерү , митинг үткәрү тәртибен барларга дигән бурычлар йөкләнде.

Күптән түгел районыбызда узган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабын оештыруга йомгак ясалды, кайбер оешма җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук хәрби хезмәткә чакыру, үзара салым мәсьәләләре каралды.

Районда төзелеш эшләре — үзәк хастаханә, Наз, Романтик лагере, Кенә мәктәбе ремонтлары, Сизнер авылында кибет төзелеше, күп фатирлы йортларга ремонт барышы турында информация тыңланды.

Террорга каршы көрәш чараларын үтәү турында район башлыгы ярдәмчесе Энҗе Гарипова чыгышы тыңланды.

Көн тәртибендә күтәрелгән һәр мәсьәлә буенча эзлекле эшчәнлек таләп ителә, алар һәрберсе районның киләчәген һәм халыкның уңайлы тормыш-көнкүрешен кайгырту максатыннан эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев