Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта балалар бакчасы ачылды (+бик күп фото)

Бакча матур итеп эшләп, балаларның шат авазы белән гөжләп торсын!

Бистәнең дүртенче номерлы балалар бакчасы 8 августтан ишекләрен ябып, анда төзекләндерү эшләре башланган иде. Бу чорда балалар районыбызның төрле балалар бакчасына йөрде, ләкин күңелдә һәркем үзебезнең бакча кайчан ачылыр икән, дигән уй һәм теләк белән йөрде.

Биш ай эшеннән туктап торганнан соң, ниһаять, бүген балалар янәдән бакчаның ишекләрен ачып керде. Ләкин инде биредә без белгән бер генә җир дә калмаган диярлек, барысы да яңача, матур, якты, заманча. Балалар гына түгел, әти-әниләр дә бакчага сокланып карады.

Зәмһәрир суыктан курыкмыйча капка төбеннән каршы алган бакча хезмәткәрләренә аерым зур рәхмәт. Бакчабызның ишекләре бүтән ябылмасын, матур итеп эшләп, балаларның шат авазы белән гөжләп торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ремонт бакча