Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләрне яңадан төзү 2024 елда дәвам итәчәк

Килешүләрне яңадан төзү эше 2024 елда дәвам итәчәк.

Быел техник хезмәт күрсәтүгә, йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын ремонтлауга килешүләр төзеп өлгермәгән район халкы моны киләсе елда эшли алачак. Бу хакта «Балтач газы» идарәсеннән хәбәр иттеләр.

2023 елның 1 сентябреннән, законнарда үзгәрешләр кертелү сәбәпле, йорт эчендәге газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү буенча эшләрне өйләргә табигый газ җибәрүче газ бүлү оешмасы гына үткәрә ала. Татарстан Республикасында бу — «Газпром трансгаз Казан». Ә Балтачта — «Балтач газы» идарәсе.

Шуңа бәйле рәвештә күпфатирлы һәм шәхси торак йортларда яшәүчеләргә техник хезмәт күрсәтүгә булган барлык килешүләрне яңадан төзергә кирәк. Шәхси торак йортларда лицензияле башка оешма белән килешү булган очракта, килешүнең гамәлдә булуы аның чынлыкта тәмамлануына кадәр дәвам итәчәк.

Килешүләрне яңадан төзү эше 2024 елда дәвам итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач газы килешү