Балтачта Яңа ел алды ярминкәсе гөрли (+фоторепортаж)
Бүген - 29 декабрь көнне Балтач бистәсе үзәгендә һәм Чепья авылында Яңа ел алды ярминкәсе гөрли.
Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие һәм коллективлары, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән күрше-тирә районнардан да килеп сәүдә итәләр.
Яңа ел бәйрәме алдыннан уздырыла торган ярминкәләрне райондашларыбыз көтеп ала. Алар нигездә ит, сөт-май ризыклары сатып ала. Шәхси хуҗалыгы белән торучы терлек асраучы хуҗалар арасында иртәдән үк килеп салам-печән, ашлык юнәтеп куючылар да бар.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин ярминкә эшчәнлеге белән танышып үзенең бәясен бирде. Бәйрәм уңаеннан район мәдәният үзәге, район балалар сәнгать мәктәбе һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре үзләренең чыгышлары белән ярминкәгә килгән халыкның күңелләрен күрә.
Фото: Наталья Жукова, Зөлфия Шакирова, Вакыйф Зәкиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев