Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта Яңа ел алды ярминкәсе гөрли (+фоторепортаж)

Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие һәм коллективлары, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән күрше-тирә районнардан да килеп сәүдә итәләр.

Бүген - 28 декабрь көнне Балтач бистәсе үзәгендә һәм Чепья авылында Яңа ел алды ярминкәсе гөрли.

Яңа ел бәйрәме алдыннан уздырыла торган ярминкәләрне райондашларыбыз көтеп ала. Алар нигездә ит, сөт-май ризыклары сатып ала. Шәхси хуҗалыгы белән торучы терлек асраучы хуҗалар арасында иртәдән үк килеп салам-печән, ашлык юнәтеп куючылар да бар. 

Район башлыгы Рамил Нотфуллин ярминкә эшчәнлеге белән танышып үзенең бәясен бирде. Бәйрәм уңаеннан район мәдәният үзәге, район балалар сәнгать мәктәбе һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре үзләренең чыгышлары белән ярминкәгә килгән халыкның күңелләрен күрә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә