Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта Җиңү көне Бөек Ватан сугышы ветеранын бәйрәм белән котлаудан башланды (фото)

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинны бәйрәм белән котлады.

Бүген Бөек Җиңүнең 79 еллыгын билгеләп узабыз. Әлеге дата уңаеннан районыбызда бик күп чаралар узачак.

Бәйрәм иртәсе Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмулла улы Гыйльмуллинны бәйрәм белән котлаудан башланды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев һәм район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендәге бертөркем җитәкчеләр  Гыйльван аганы бәйрәм белән котлап,  "Бердәм Россия" партиясенең, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Светославович Вольфсонның һәм районыбызның бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар. Ветеран бүләкләрне куанып кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гыйльван