Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта шикәр диабетын профилактикалау буенча зур чара узды (+фото, видео)

Бүген район үзәк хастаханәсендә шикәр чире белән көрәшүчеләр белән бергә бер җыелышып сөйләшү булды.

Шикәр диабетын профилактикалау айлыгы кысаларында Балтачта авыруны профилактикалауга багышланган чара узды. Чарага «САЛАМАТ+» иҗтимагый сәламәтлек үзәге, «Диабетны җиңәчәкбез» Халыкара хәйрия фонды вәкилләре, республика клиник дәваханәсенең югары класслы белгечләре чакырылган иде. Алар замана чирен ничек булдырмаска, профилактика юнәлешендә ничек эшләргә, шикәр чире белән авыручыларга карата нинди ярдәмнәр каралганлыгы хакында сөйләделәр. Чарада катнашучылар белгечләрнең лекцияләрен тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Балтач район үзәк хастаханәсе баш табибы Газинур Дәүлиев белдерүенчә, районыбызда әлеге чир белән  800гә якын кеше авырый, шуларның бишесе 18 яшькә кадәрге балалар. Шикәр диабеты короновирус вакытында күп ачыкланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев