Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта туганлык җепләрен ныгытучы бәйрәм узды (фоторепортаж)

Бәйгедә Салавыч авылыннан Ханнановлар, Яңгулдан Гыйләҗевлар, Нөнәгәрдән Тләковлар, Кече Лызидан Егоровлар гаиләсе катнашты.

Район мәдәният үзәгендә "Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – без тарихта эзлебез" исеме астында нәсел шәҗәрәсе республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Чара Татарстан Республикасының Архив эше буенча  комитеты тарафыннан узырылды. Фестиваль республикада гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, туган як тарихын өйрәнү, гаилә иҗаты традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә Салавыч авылыннан Ханнановлар, Яңгулдан Гыйләҗевлар, Нөнәгәрдән Тләковлар, Кече Лызидан Егоровлар гаиләсе катнашты.

Конкурсантлар борынгы рецептлар буенча әзерләнгән милли ризыкларны, кулдан эшләнгән эшләнмәләрне, буыннан-буынга тапшырылучы борынгы әйберләрне тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, гаиләләр жюрины үзләренең нәсел шәҗәрәләре белән таныштырдылар.

«Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Без тарихта эзлебез» фестивалендә Кече Лызи авыл җирлегеннән Егоровлар гаиләсе җиңүче булды, алар зона этабында район данын яклаячак.
Нөнәгәр авыл җирлегеннән Тләковлар гаиләсе – икенче,  Яңгулдан Гыйләҗевлар - өченче, Салавычтан Ханнановлар гаиләсе дүртенче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә шәҗәрә