Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачта хайваннарны кышкы исәпкә алу старт алды

Исәпкә алу эшләре 15 нче мартта тәмамланачак.

Республикада, шул исәптән, Балтачта да 15 гыйнвардан башлап республикада хайваннарны кышкы исәпкә алу старт алды.

Әлеге чара ел саен республикабызда 19 төр аучылык байлыкларының һәм аларның яшәү тирәлегенең дәүләт мониторингы кысаларында үткәрелә.

Хайваннарны исәптә тоту эшендә аучылык хуҗалыклары белгечләре, егерьлар, биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты белгечләре, җәмәгать инспекторлары, битараф булмаган аучылар катнаша. 

Руслан Мөхәммәтҗанов, Татарстан Респуликасының биоресурслар буенча Балтач районы бүлеге җитәкчесече:

— Безнең район җирлегендә поши, кабан дуңгызы, куян, төлке, тиен, куница исәпкә алыначак. Исәпкә алучылар район буенча 300 километрдан артык юл үтәчәк. 

Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта республиканың, районның фаунасын саклау һәм торгызу буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк. Исәпкә алу эшләре 15 нче мартта тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исәпкә алу