Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачтагы демографик күрсәткечләр куандырамы? (фото)

Бүген Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин районда демографик күрсәткечләрне яхшырту һәм үлемне киметү буенча ведомствоара комиссиясен түгәрәк өстәл артына җыйды.

Көн тәртибендә 2023 елның 7 аенда районда үлем буенча гомуми торышка, икенче яртыеллыкта үлем очракларын киметү буенча эш планына һәм районда балалар туу буенча саннарга анализ ясалды. Көнүзәк мәсьәлә буенча район үзәк хастахәнәсенең баш табибы Газинур Дәүлиевның чыгышы тыңланылды.

«Районда быел 7 айга 190 бала туган. Ел ахырына балалар туу саны 325кә җитәр дип торабыз. Соңгы елларда туучылар саны кимүгә таба баруны исәпкә алсак, бу яхшы күрсәткеч. Үлем-китемнәр дә аз түгел, агымдагы елның 7 аенда районда 200 кеше бакыйлыкка күчкән. Халык сәламәтлеген саклау, үлем очракларын киметү буенча планлы эш алып барабыз, диспансеризация үткәрү дә планга кертелгән төп эшләрнең берсе. Районда һәр җирлектә яшәүче кешеләрнең үз участок табиблары бар, көчәнеш тигез бүленмәсә дә, табиблар үз эшләрен намус белән башкаралар» — дип белдерде баш табиб.

Тулы демографик торыш белән танышканнан соң, район башлыгы Рамил Нотфуллин әлеге мәсьәлә буенча үз фикерен белдереп, түгәрәк өстәлдә катнашучылар алдына бурычлар да билгеләде. «Демографик хәл ил күләмендәге иң актуаль проблемаларның берсе булып кала килә. Чөнки илнең икътисади һәм социаль үсеше турыдан-туры демографик хәлгә бәйле. Демографик күрсәткечләр яхшырсын өчен, үлемне киметү, тууны арттыру кирәк. Районда шушы бурычка ирешү өчен шартлар булырга тиеш» — дип ассызыклады район башлыгы.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: демография