Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Барлык хәбәрләр дә безнең тарафтан җитди тикшерү үтәчәк, ди район прокуроры

9 декабрь — Халыкара Коррупциягә каршы көрәш көне

Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан кабул ителде hәм ел саен 9 декабрьдә билгеләнеп узыла. 

2003 елда, коррупциягә каршы Конвенция кабул ителгәч, күп илләр бу актка кул куйдылар. Әлеге документка имза куйган илләрдә ришвәтчелеккә бәйле эшләр жинаять кылу буларак кабул ителә. Россия иң беренчеләрдән булып бу Конвенциягә кул куйды.

Агымдагы елның 11 аенда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы закончалыкның үтәлешен тикшергәндә, 28 закон бозу очрагы ачыкланды. Аларны бетерү йөзеннән, 21 протест җибәрелде, җирле үзидарә органнарына 3 язма күрсәтмә кертелде. Алар каралган вакытта 5 вазифалы кеше — дисциплинар җаваплылыкка тарттырылдылар. 

Коррупциячел гамәлләр белән бәйле җинаятьләр ил, дөнья күләмендә иң катлаулы проблемаларның берсе булып тора. Коррупциягә каршы халыкара көрәш көнен билгеләү дә нәкъ менә шушы негатив күренешләргә карата киң җәмәгатьчелектә тискәре караш, бу хәлләр белән килешмәүчәнлекне тәрбияләү максатында кабул ителгән.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясе халыкара коррупциягә каршы көрәш көнен гамәлгә керткәндә аның резолюциясенә коррупциягә китерүче гамәлләрнең проблемасын тирәнтен өйрәнү максатын да куйган. «Коррупциягә каршы гамәлләр турында» 273нче Федераль Закон нигезендә коррупциячел гамәлләрне булдырмау, аларга каршы гамәлләрне күзәтү Россия Генераль прокуратурасы һәм Татарстан прокуратурасы тарафыннан мөһим эш юнәлешләренең берсе буларак билгеләнгән.

Безнең район җирлегенә килгәндә, без бүген граждан-нарыбызның коррупциягә каршы көрәштә активлыгына мохтаҗ. Ришвәт, законсыз гамәлләр турында белә торып моңа күз йомарга ярамый. «Коррупциягә каршы гамәлләр турында» 273нче Федераль Закон илнең барлык гражданнары да, чит ил гражданнары да, гражданлыгы булмаганнар да бертигез дәрәҗәдә мондый гамәлләр кылганда җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Ул җинаять, админис-тратив, гражданлык-хокукый, дисциплинар җаваплылыкка тарту күз уңында тотыла.

Әлеге закон нигезендә, район прокуратурасы хезмәткәрләре муниципаль хакимият органнары белән берлектә коррупциячел гамәлләргә каршы эшне җитди контрольдә тотабыз. Монда җәзага тарту турында гына сүз бармый, контроль- ревизия органнары белән тикшерүләр үткәрү, профилактик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Закон нигезендә аңлату эшләрен массакүләм мәгълүмат чараларында да даими алып барабыз. Уку йортларында, муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре, эшче коллективлар алдында чыгышлар ясыйбыз.

Кызганыч, кешеләр коррупциячел гамәлләр турында хәбәр салырга ашкынып тормый. Ел башыннан бүгенге көнгәчә прокуратурага гражданнардан 192 мөрәҗәгать керде, ләкин шуларның берсе генә дә коррупциячел гамәл турында түгел. Шул ук вакытта интернет челтәрендә, төрле месенджерларда, сайтларда бу турыда аноним рәвештә язарга яратабыз.

Әмма шуны истән чыгарырга ярамый, әгәр дә без ришвәт алу, коррупциягә кагылышлы бүтән төрле гамәлләргә күз йомып торсак, аны бетерү, хәтта киметү дә бик авыр булачак. Шуңа күрә, барлык райондашларыбыздан бу проблемага карата түземсез булырга, прокуратура, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә ышаныч белдереп, хәбәр салырга киңәш итәм. Барлык хәбәрләр дә безнең тарафтан җитди тикшерү үтәчәк, дип ышандырам.

Илдар Гайнуллин,

район прокуроры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев