Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Барысы да болай булыр дип уйламаган идем», ди Регина (фото)

Котлыйбыз, Регина. Уңышларың дәвамлы булсын!

Регина Гаязова — креатив эшмәкәрләр өчен үткәрелгән «Мастер. Local» җиңүчесе. Ул конкурсның барлык этапларын узып, Петербург шәһәрендә узган финал өлешендә катнашып, татар хатын-—кызлары турында комикс идеясен тормышка ашыру өчен төп бүләк — микрогрант отты.

Бу инде Регинаның тормыш иптәше Рәдиф белән бергә иҗат иткән икенче комиксы: татар теленә багышланган беренче комиксы 2022 елда чыккан. Регина ел дәвамында дистәгә якын грант язып төрле бәйгеләрдә катнаша.

Танышлары тәкъдиме белән үзен «Мастер. Local» конкурсында сынап карарга була. Әлеге бәйге аңа зур җиңү алып килә. Финалга чыккан 15 катнашучы арасында нәкъ менә безнең райондашыбызның җиңү олы сөенеч.

Котлыйбыз, Регина. Уңышларың дәвамлы булсын!

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев