Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баш мөхәррир сүзе

Яңа аяк баскан 2024 елда да бергә булыйк, бердәм булыйк!

Бөек Тукаебыз әйткәнчә, «мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган идем, дип, зарыгып көткән 2023 ел узып китте. Һәр кеше тормышындагы вакыйгаларга үрелеп, ил-көнебез, халкыбыз өчен дә әһәмиятле булган төрле истәлекләре белән бу ел инде тарихта калды. Борчулар да аз китермәде узып киткән ел. Шулай да, кешеләр белән аралашканда, халкыбызның ныклыгына, сабырлыгына тагын да сокланасың. Уйламаган-исәпләмәгән вакыйгаларның килеп чыгуы тормышның без уйлаганга караганда күпкә баерак һәм катлаулырак булуын күрсәтә. Шушы авыр елның елъязмасын, кадерле укучыларыбыз, сезнең белән бергә яздык, бергә булдык.

2023 елны редакция коллективы «Хезмәт» газетасын барлык укучыларыбыз да яратып укырлык иҗади да, кызыклы да итү өчен зур тырышлык куйды. Тормышның үзе турында, олы хөрмәткә лаек ветераннарыбыз, гади хезмәт кешеләре, шәхси эшмәкәрләр, язмыш сынауларына бирешмичә, тирә-юньдәгеләрне сокландырып яшәүче көчле райондашларыбыз, авылларыбызның алтын баганасы булырлык яшьләребез турында язарга тырыштык.

Тормыш үзгәрә, алга бара, тирә-юндә мәгълүмат таратучы чыганаклар бихисап. Социаль челтәрләрнең, электрон мәгълүмат чараларының үсүе газета-журналларның киңрәк таралуына күпмедер киртә булып тора. Шуңа да карамастан, почта хезмәткәрләренең тырышлыгы белән 2024 елда 3665 данә газетабыз (шуның 614е — «Азьлане») районыбыз өйләренә килеп, яңалыклар, яхшы хәбәрләр, райондашларыбызның тырыш хезмәтен күрсәтеп, сезгә ышанычлы юлдаш булачак. Редакция хезмәткәрләре тырышлыгы белән социаль челтәрләрдә татар телле чыганаклар арасында газетабызның электрон версиясе — сайтыбыз, ВКонтакте битләре республикада алдынгы урыннарда.

Шатлык-борчуларны бүлешеп яшәвегез, уртак "Хезмәт"ебезне үз иткәнегез өчен рәхмәт сезгә, тугры укучыларыбыз! Яңа аяк баскан 2024 елда да бергә булыйк, бердәм булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баш мөхәррир