Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Баш тартма!

СОЦИАЛЬ ПАКЕТ ӨЧ ӨЛЕШТӘН ТОРА: - дару өлеше; - санаторийларга путевка өлеше; - шәһәр һәм шәһәр яны транспортларында йөрү хокукы.

Социаль пакетны акчалата алу отышлымы яки дарулатамы? Мәсьәлә ике яклы. Газета укучыларыбыз арасында да икеләнүчеләр бардыр. Катгый бер карарга килер өчен баш табиб урынбасары Чулпан Илдар кызы Мөхәммәтгалиевага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.


- Чулпан Илдаровна, иң беренче чиратта социаль пакеттан баш тартучылар һәм дару алучылар күпме булуын ачыклап узыйк әле?
- Бүгенге көндә 5074 инвалидның 3902 социаль пакеттан баш тартып, акчалата компенсация ала. 1172се бушка рецепт белән дару алучылар.


- Саннарга күз салсак, акчага өстенлек бирүчеләр 77 процентны тәшкил итә. Бу шуның кадәр кызыгырлык акчамыни?
- Бер айлык социаль пакетның акчалата компенсациясе якынча 650 сум тора. Кызыгырлык акча да түгел инде. Халык бит ул авызы пешкәч кенә өреп каба. Социаль пакеттан баш тартуның кайчак аянычлы хәлләр белән тәмамланасын күз алдына да китереп карамый.


- Әллә ахыры аяныч тәмамланган хәлләр дә булды?
- Бар шул, кызганычка каршы. Бер очракны гына мисалга китерик. Авыру кан басымы белән учетта тора, II төркем инвалид. Социаль пакеттан баш тарткан. Ел беткәнче бөерләре эшләүдән туктау сәбәпле, Шәмәрдәнгә ясалма бөер үзәгенә атнага 3 тапкыр йөрергә кирәк иде үзенә. Мондый авыруларга бик кыйбатлы дарулар кирәк. Гаризаны үзгәртергә Мәскәүгә кадәр язып карадык, әмма файда бирмәде. Даруларны үзләренә сатып алырга туры килде.


- Кызганычка каршы, бу бердәнбер генә очрак түгелдер. Калганнар шундый хәлгә юлыкмасын өчен ниләр киңәш итәр идегез?
- Социаль пакеттан баш тартканчы ныклап уйларга киңәш итәбез. Чөнки инвалидлык кешегә авыруы буенча бирелә, ә авыру кеше дарусыз тора алмый. Бигрәк тә шикәр диабеты, бронхиаль астма, яман шеш белән авыручылар, психикасы какшаган кешеләр. Бу категория авыруларны дәвалау өчен кулланыла торган даруларның иң кыйммәтләре 3-5 мең сумнан 350-400 мең сумга кадәр тора (бу әле ярты елга исәпләгәндә генә).


- Әгәр фикерен үзгәртеп социаль пакетны дарулата алырга теләүче райондашлар булса, аларга нишләргә кирәк?
- Һәр инвалид 2014нче елда социаль пакетны дарулата алырга тели икән, 2013нче елның 1нче октябренә кадәр районның Пенсия фонды идарәсенә гариза язарга тиеш. Ә 2013нче елда дарулата алучыларга яңадан гариза язасы юк. Әгәр инвалид социаль пакеттан баш тарта икән, шулай ук Пенсия фонды идарәсенә гариза яза.


- Чулпан Илдаровна, әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезнең киңәшләргә райондашларыбыз һичшиксез колак салыр дип ышанып калабыз.

Әңгәмәдәш Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250