Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Башкала кунаклары, район башлыклары бүген Балтачыбызда кунакта (фото)

Чарада башкаладан күпсанлы кунаклар, 11 район башлыгы, аларның урынбасарлары катнаша.

Балтачта бүген зур чара үтә. 2024 елга авыл җирлегендәге эшлекле активлыкны арттыру буенча зона семинар-утырыш уза.

Чарада башкаладан күпсанлы кунаклар, 11 район башлыгы, аларның урынбасарлары катнаша.

Казаннан кайткан бертөркем җитәкчеләр бүгенге эшлекле очрашуны Балтач сөт-май комбинаты белән танышудан башлады.

Безнең белешмә: Балтач сөт-май комбинатында бүгенге көндә 295 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 55685 сумны тәшкил итә.

 Комбинат 12 төрдән артык сыр, сыер мае, творог, коры сыворотка җитештерә. 

2023 елда җитештерелгән продкуция күләме 5 млрд. 339 млн. сум булса, 2024 елның дүрт аена бу сан 2 млрд. 70млн. сумны тәшкил итә.

Соңрак алар «Татарстан» хуҗалыгында булып, «Салавыч монокорм» кооперативы эшчәнлеге белән таныштылар. 

2019 елдан алып районда биш азык цехы булдырылган, бу исә сөт җитештерүне 30-35, ә ит җитештерүне 15 процентка арттырган. Бу юнәлештә «Салавыч монокорм» кооперативы уңышлы эшләп килә. Сөт җыюдан тыш, шәхси хуҗалыкларны сыйфатлы азык белән дә тәэмин итә. Монда әзерләнгән терлек азыгын файдалану зур файда бирә - бер сыердан алынган керем бер елга 38 мең сумннан артык була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев