Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

БДИ тапшыру буенча нәрсә үзгәрәчәк?

Ил башлыгы Владимир Путин БДИ тапшыру механизмын камилләштерергә тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путин БДИ тапшыру механизмын камилләштерергә кирәклеген искәртте. Ул хәзер дә җәмәгатьчелектә зур дискуссияләр тудыра, ди җитәкче.

Президент фикеренчә, укучыларга, югары уку йортына кергәнче, бер фәннән БДИны кабат тапшырып карау мөмкинлеге бирергә кирәк.

«Чыгарылыш сыйныф укучыларына икенче шанс бирергә кирәк дип саныйм. Кабул итү кампаниясе тәмамланганчы, укучыга бер фәннән имтиханны кабат тапшыру мөмкинлеге бирергә кирәк», — диде Путин.

Моннан тыш, Президент балалар өчен мәктәптә уку баланслы булырга тиешлеген, имтихандагы сорауларның мәктәп программасыныкыннан аерылмаска тиешлеген дә искәртте, дип яза Шәһри Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев