Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белгечләр белем өсти

«Агрохимсервис» базасында игенчелек буенча еллык киңәшмә-уку булды. Аны район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре Казаннан да галимнәр чакырып җәмгыятьләрнең баш агрономнары өчен оештырды.

Идарәнең белгеч-консультанты Мәсхүт Гарипов игенчелектәге быелгы нәтиҗәләр белән таныштырды. Бөртеклеләрдән, терлек азыгы культураларыннан югары уңыш алу өчен мөмкин булганны да эшләмәгән агрономнарны тәнкыйтьләде. Җир эшкәртүдә ел да бер үк хаталар кабатлана, сөрү катламын тирәнәйтү кебек мөһим агротехник чарага игътибар җитми, бөртекне җирне эшкәрткәннән соң күп вакыт узып кабат чүп чыккан басуларга чәчү очраклары бар. Сортлар яңарту, чәчүлек материалны тиешенчә эшкәртеп чүп үлән орлыкларыннан минимумга кадәр чистарту буенча чаралар күрергә кирәк. Ашламалар да теләсә ничек түгел, һәр басуның туфрагын анализлап, җитмәгән элементларны тулыландыруны күздә тотып кулланылсын. Болар агротехник Нургаян Гәрәевның чыгышында да калку күрсәтелде.

Ә «Россельхозцентр» филиалы белгече Ирек Галимов яхшы сыйфатлы чәчүлек материал хәзерләү проблемаларын чагылдырды. «Агрохимсервис» берләшмәсе директоры Наил җиткерде. Ә авыл хуҗалыгы идарәсенең механизация буенча консультанты Ришат Нуриев техникадан файдалану мәсьәләләрен сөйләде, тагылма машиналарны, комбайннарны, тракторларны 2014нче ел уңышы өчен көрәшкә хәзердән үк әзерли башларга кирәклеген ассызыклады.
Киңәшмә-укуны идарә начальнигы Фирдәвес Нәбиуллин алып барды һәм кыскача алда торган бурычларны аңлатып төгәлләде.
Рәсемдә: агрономнар укуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250