Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер түбә астында

Авылларда мәдәният учакларын яңарту һәм төзекләндерү буенча гамәлгә ашырылган дәүләт программасы районыбыз җирлегендә дә уңышлы гына башкарылып килә. Дөрес, төзекләндерүгә мохтаҗ булган һәр клуб, мәдәният йорты да бу программага керә дигән сүз түгел, әлбәттә. Ләкин районда бер генә авылда булса да, яңа клуб төзелә.

Алан халкы соңгы ике елда көнкүреш ягыннан яңалыкка ирешә башлады. Урам утларына реконструкция эшләре башкарылып, электр энергиясен экономияләүче лампочкалар куелды, шулай ук заманча электр элемтәсе системасын яхшырту максатыннан, элемтә үткәргечләренә тулысынча капиталь ремонт эшләре башкарылды. Агымдагы елның җәйге чорында авыл урамы юлларына ком һәм таш түшәү күздә тотыла, әлеге эш өчен бюджеттан 5 миллион сумлык акча каралган инде. Инде менә хәзер аланлылар яңа клублы да булачак. ТР Президенты тарафыннан озак вакытка кабул ителгән концепциягә нигезләнеп, авыллар инфраструктурасын тәэмин итү максатыннан, быел республикада төзелүче яңа 46 мәдәният учагының берсе безнең районда да булачак. Эш күләменә карап, ТР бюджетыннан төзелеш өчен 9,8 миллион сумлык финанс чыгымы каралган. Ә төзелеш эшләрен башкаруга Наил Сафиуллин җитәкчелегендәге «Балтасистрой» подрядчы төзелеш җәмгыяте алынган.
Май аенда иске агач клуб сүтелеп, яңасына нигез салына башлый, ә төзелеш эшләрен төгәлләү срогы итеп сентябрь ае билгеләнә. Төзелеш җәмгыяте җитәкчесе Н.Сафиуллин: «Бер түбә астында күп функцияле үзәк оештыру планлаштырыша. Биредә 300 урынга исәпләнгән клуб, китапханә, спортзал һәм фельдшер-акушерлык пунктын урнаштыру каралган. Бу комплекслы төзелеш үз чиратында берничә учреждениене бергә туплау, ягъни үзәкләштерү һәм газ, ут, су кебек коммуналь хезмәтләр күрсәтүне экономияләү максатларыннан башкарыла», дип аңлатма биреп үтте.
Хәзерге вакытта бинаның стенасы өелеп бетеп, түбәгә бәпкәләр әзерләнә. Эчке якта идәнне бетон белән ныгытып, катыру эше бара.
Үзәкләштерелгән яңа бина авылның үзәген хасил итәчәк. Чөнки янәшәдә генә мәктәп, балалар бакчасы, кибет. Иң мөһиме, олы юл да янәшәдә. Киләчәктә бу программа тулы куәтенә эшләп, авыл яшьләре укып белем алгач, эшләргә дип туган-үскән җирләренә кайтып, гаилә корып, тормыш алып барырлык дәрәҗәдә уңайлы итеп оештырыла алса, Алан кебек кечкенә авылларыбызның да киләчәге өметле булыр иде, шәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250